Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Композитор Салих Сәйдәшевнең аяныч язмышы: Эшеннән куалар, яман шештән вафат була
3 декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, татарның атаклы композиторы, ТАССРның халык артисты – Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы булды. Аның биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивларында атаклы композиторның әнисез үткән балачагы, ничек итеп музыкага тартылуы, үсмерлек чоры, композитор буларак зур уңышларга ирешүе, шәхес буларак формалашуы, иҗатына караган тарихи мәгълүматлар саклана. Шул исәптән, Салих Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төшерелгән документаль фильм да бар. Әлеге язма циклы шушы документларга нигезләнеп әзерләнде.
-
Композитор Салих Сәйдәшев турында: әтисез балачак, Тукайны соңгы тапкыр җырлатучы
-
Салих Сәйдәшевның 125 еллыгы: Моңнар миңа үзләре килә, мин аларны язмыйм
Композитор Салих Сәйдәшев Татар Дәүләт Академия театры ишеге янында. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Оп. 13, ед.хр. 0579.
Мәскәү консерваториясе каршында Татарстанда тиздән ачылачак опера театры өчен кадрлар әзерләү буенча студия ачыла. Мөгаллимнәр беренче очрашу вакытында ук Салих Сәйдәшевка болай диләр: «Элек белгәннәрегезне һәм язганнарыгызны онытыгыз һәм өр-яңадан башлагыз».
Бу – Салих Сәйдәшев өчен татар музыкасының милли үзенчәлекләреннән баш тарту белән бер була. Һәм иң әһәмиятлесе – музыкаль драма жанрыннан баш тарту. Ул моның белән һич килешә алмый.
Мәскәүдәге еллар аның өчен нәтиҗәсез, иҗатсыз, яңа әсәрләр тумаган еллар була. Шушы уйлану чорында аңа үзен иҗади халәттән аерып куйган авыр хәбәр килеп ирешә. Казанда халык дошманы буларак Кәрим Тинчурин кулга алынган. Ничек, ни өчен? Сәйдәш аптырап кала. Болытлар аның баш очында да бөтерелә. Бары тик Мәскәүдә укуы гына аны репрессияләрдән саклап кала.
Кәрим Тинчурин. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Оп.2, Ед.хр. 1567
1938 елда ул бер төркем дипломлы белгечләр белән бергә Казанга кайтып төшә. Казан аларны бәйрәмчә каршы ала. Салих Сәйдәшевнең мәшһүр «Кызыл армия маршы» яңгырый. Марш шундый күтәренке рухлы була ки, ул республика чикләрен узып бик күп төбәкләрдә дан казана. Ул озак еллар буе бөтен парадларда, тантаналы җыелышларда яңгырамый калмый. Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда һәм Җиңү көнендә Кызыл Мәйданда да яңгырый.
Салих Сәйдәшев музыкант дуслары белән. Татарстан Архивлары фотосы. Оп.4., №2688.
1939 елда Салих Сәйдәшев республиканың атказанган артисты исеменә лаек була. Бу вакыйга Салих Сәйдәшевнең музыкаль драма жанрында язылган соңгы ике әсәре «Бишбүләк» һәм «Күзләр» спектакльләре премьераларыннан соң була.
«Бишбүләк» өстендә эшләү татар мәдәниятенең ике затлы шәхесе – Салих Сәйдәшев һәм Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик»тан башланып озак елларга сузылган иҗади дуслыгының дәвамы була.
Кәрим Тинчурин кулга алынганнан соң Салих Сәйдәшев тирәсендә хасил булган рухи бушлыкны Таҗи Гыйззәт тутырырга ярдәм итә.
Таҗи Гыйззәт. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Оп.2, ед.хр. 1590
Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соңгы елларда Таҗи Гыйззәтнең Сәйдәш музыка язган башка пьесалары да сәхнә күрә. Бу – «Изге амәнәт», «Чын мәхәббәт», «Алсу таң» һәм «Наемщик»ның яңа редакциясе. Шушы вакыт эчендә театрда хәлләр үзгәрә. Гаять сизгер күңелле композитор коллективта үзенә карата ихлассызлык, сагаю барлыкка килүен тоя. Аның Тинчурин пьесаларына язган музыкасын уйнау тыела.
Композитор Салих Сәйдәшев бер төркем актрисалар белән. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Оп.13, ед.хр.0582.
Ждановның Шостакович, Хачатурян, Прокофьев иҗатын тәнкыйтьләү шаукымы Казанга да килеп җитә. Сәйдәшев иҗатын тискәре бәяләүләр ешая. Нәҗип Җиһановның композиторлар съездында ясаган чыгышында мәсәлән мондый сүзләр бар: «Сәйдәшев үткәндәге иҗат белән яши. Аның дәшмәве ни аңлата? Бу – иҗатчының әйтергә сүзе юк дигәнне аңлата. Халык белән бергә атларга сәләтсез кеше бик тиз тиражга чыгачак».
Театрда оркестрны кыскарталар. Ә Салих Сәйдәшевны эштән чыгаралар. Ничек шулай килеп чыккан? Нишләп татар музыка сәнгатенең бөек төркеме, аның замандашлары аңа ярдәм кулы суза алмаган? Күрәсең, мөмкин булмаган. Әмма Салих Сәйдәшев тирәсендә тудырылган рәсми бушлыкны татар халкының аңа карата булган чиксез мәхәббәте һәм рәхмәте тутырган.
Салих Сәйдәшев Кызыл Байракта дустының гаиләсе белән. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Оп.13, ед.хр.0580.
1954 елны Сәйдәшнең сәламәтлеге кинәт начарая башлый. Сәбәбе – үпкәсендәге шеш. Аны Мәскәүгә, Вишневский клиникасына дәваланырга җибәрәләр. 1954 елның 16 декабрендә Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевның йөрәге тибүдән туктый.
Салих Сәйдәшевның Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән соңгы әсәре «Җырларым». Татарстан Дәүләт Архивлары документы. Фонд 273, Оп.3,Ед.хр.690.
Композиторның соңгы әсәре Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән «Җырларым» әсәре, әйтерсең, алдан күреп язылган кебек. Җыр турындагы бу моңлы җыр композиторның иҗади васыяте буларак яңгырый. Яши җырлар, яши Сәйдәш музыкасы. Рәхмәтле халык хәтере аны үзе белән гасырлар вә гасырлар белән мәңгелеккә алып барачак!
Композитор Салих Сәйдәшевның улы – Альфред Сәйдәшев.
Татарстан Дәүләт архивлары публикацияләр секторы җитәкчесе Райнур Шакиров ярдәме белән әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз