news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Композитор Салих Сәйдәшев турында: әтисез балачак, Тукайны соңгы тапкыр җырлатучы

3 декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, татарның атаклы композиторы, ТАССРның халык артисты Салих Сәйдәшевнең тууына 125 ел тулды.

Композитор Салих Сәйдәшев турында: әтисез балачак, Тукайны соңгы тапкыр җырлатучы
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Архив документларында – Салих Сәйдәшев

Татарстан Республикасы Дәүләт архивларында атаклы композиторның әнисез үткән балачагы, ничек итеп музыкага тартылуы, үсмерлек чоры, иҗатына караган тарихи мәгълүматлар саклана. Шул исәптән, Салих Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан төшерелгән документаль фильм да бар. Әлеге язма шушы документларга нигезләнеп әзерләнде.

Салих Сәйдәшев. ТАССРның халык артисты, композитор. Концертта чыгыш ясау мизгеле. Татарстан Дәүләт архивлары фотосы. Оп. 2, ед.уч. 6105.

Сәйдәшләр нәселе кая барып тоташа?

Кечкенә Салихның бабасы Бикчәнтәй Сәйдәшев Биектау районының Өбрә авылында яшәгән. Ул хәлле хуҗалардан саналган. Аның җигеп йөри торган тарантаслы аты, сыерлары, зур гына умарталыгы һәм ул заманда крестьян тормышының дәрәҗәсен билгели торган күп кенә башка нәрсәләре булган. Һәм 4 улы. Авылда элек-электән җир иманалары әллә ни зур булмаган. Бикчәнтәй алдан күрүчән булган һәм 3 улын Казанга җибәргән.

Җамалетдин Сәйдәшев – булачак композиторның әтисе – әртилгә эшкә урнашкан, ә аннары сәүдәгә керешкән. Һәм аңа бәхет елмайган. Дары бистәсеннән Маһипҗамал исемле кызга өйләнгән.

Маһипҗамал – матур, зифа буйлы, йомшак мөгамәләле, әдәпле, сабыр, ачык йөзле, киң күңелле була. Җамалетдин аның белән озын һәм бәхетле гомер кичерә. Ләкин унынчы, төпчек баласы Салих туарга берничә атна кала Җамалетдин Сәйдәшев вафат була.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивларында сакланучы «Салих Сәйдәшев» документаль фильмыннан стоп-кадр

Әтисез балачак

Бу – 1900 елның декабрь ае була. Үлгәнче, әтисе үз гаиләсе турында кайгырту вазифасын приказчигы һәм ярдәмчесе Насретдин Халиковка тапшыра. Насретдин, Салихның туганнан туган апасы Раузага өйләнгән була.

Кечкенә Салихның тормышы 11 яшькә кадәр Рауза һәм Насретдин Халиковлар белән тыгыз бәйле була. 8 яшьтә аны мәдрәсәгә укырга бирәләр. Аңа кадәр 5-6 яшендә ул тәүге тапкыр кулына гармун ала. Чөнки гармун уйнау татар гаиләләрендә күркәм гадәт санала. Гаилә һәр җәйне бабалары янына туган авыллары Өбрәгә Сабан туена кайта. Салих көннәр буе авыл малайлары белән елгада су коена. Әмма иң яраткан шөгыле гармун уйнау була. Сабан туенда ул гармунын кулыннан төшерми. Яшьләргә дә, олыларга да уйный.

Кечкенә Салихның музыка белән беренче танышуы

Салихка 8-9 яшь тулгач аны Насретдиннең сәүдә эшләренә тарта башлыйлар. Аның кибеткә барасы килми. Бервакыт әнисе катырак торгач, ул болай ди: «Беләсеңме, син мине кибеткә кума, мин анда бармыйм. Чөнки минем кулыма бер музыкант кагылды. Ә музыкант кулы кагылган кеше һичшиксез музыкант була. Мин дә музыкант булам», – ди.

Язмышы үзгәрмәсә, бәлки кечкенә Салихның музыкаль сәләте шушы йорт чикләрендә бикләнеп тә калган булыр иде. Әмма ул бүтән мохиткә эләгә. 1912 елны Шиһап Әхмәров - Габдулла Тукайның дусты һәм фикердәше, Салихның апасы Әминәгә өйләнә. Кечкенә Салихның тормыш юлы гомерлеккә, аны, әтисен алмаштырган тәрбиячесе, остазы Шиһап Әхмәров белән тыгыз бәйләнә.

Заһидулла Яруллин-Салих Сәйдәшевнең беренче укытучысы. (Уң якта, утырган) Татарстан Республикасы Дәүләт архивлары фотосы

Заһидулла Яруллин – Салих Сәйдәшевнең беренче укытучысы

Ул – «Мәктәп» журналына нигез салучы, Салихның музыка белән мавыгуын күреп, аның музыкаль сәләте барлыгын аңлый. Өйдә рояль барлыгын күргәч, Салих бик дулкынлана һәм илһамлана. Балага нота өйрәтү өчен Шиһап Әхмәров танылган пианист Заһидулла Яруллинны үзләренә чакыра. Алар дуслашып китәләр. Һәм шул көннән алып Салих даими рәвештә музыка дәресләре ала башлый.

Тукайны соңгы тапкыр җырлатучы

Аларның йортында ул чорның алдынгы кешеләре - язучылар, шагыйрьләр, артистлар һәм җәмәгать, сәясәт эшлеклеләре –Тукай, Исхакый, Әмирхан, Коләхмәтов, Кариев, Сакаев еш була. Бер көнне Габдулла Тукай Салихтан үзенең яраткан «Әллүки» көен уйнавын үтенә. Ул тавыш биребрәк җырлый башлый. Әмма бу илаһи мизгел аяныч тәмамлана. Шагыйрь җырлап та бетерә алмый. Бу бөек шагыйрнең иң соңгы җыры була.

Казанда мәдәният, мәгрифәт эшләре зур үсеш ала. Шәрык клубында кичәләр үткәрелә. Фойеда кечкенә оркестр уйный. «Сәйяр» труппасы спектакльләр куя. Салих исә остазы белән бергәләп актерлар, музыкантлар уенын сокланып күзәтә. Канат җәюче театр сәнгатенең, музыкасының хасиятләрен үз җанына сеңдерә бара.

Салих Сәйдәшевның «Сайланма әсәрләр. Ноталар һәм текстлар» документы. Татарстан Дәүләт архивлары фотосы. Фонд 273. Оп. 3, ед.хр.№690

Дәвамы бар...

Татарстан Дәүләт архивлары публикацияләр секторы җитәкчесе Райнур Шакиров ярдәме белән әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot