news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салих Сәйдәшевның 125 еллыгы: Моңнар миңа үзләре килә, мин аларны язмыйм

3 декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, татарның атаклы композиторы, ТАССРның халык артисты – Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгы булды. Язмабызның бу өлешендә Татарстан Дәүләт Архивында сакланган документларда композиторның музыка училищесында укыган чоры, Кызыл Армия сафларында хезмәт итүе, өйләнүе, иҗатка керешүе тасвирлана

Салих Сәйдәшевның 125 еллыгы: Моңнар миңа үзләре килә, мин аларны язмыйм
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
  • Беренче өлештә Салих Сәйдәшевның әтисез балачагы, Тукайны соңгы тапкыр җырлаты турында язган идек.

1914 ел. Дөнья сугышы башлана. Салихның җизнәсе Шиһап Әхмәров җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә. Салих музыка училищесына укырга керә. Ул тырышып, күңелен биреп укый. Ә 1915 елны оркестр составында пианинода уйнарга керешкәч, шатлыгының чиге булмый. Әлегә кадәр Заһидулла Яруллин дәресләрендә татар халык көйләренең серләренә төшенгән булса, училищеда исә танылган мөгаллимнәрдән профессиональлек нигезләрен һәм рус, Европа мәдәниятен өйрәнә. Ә тышта үзгәрешләр җиле исә. Салих Сәйдәшев революция музыкасын үз җанына кабул итә.

Салих Сәйдәшев бер төркем иҗатташ дуслары белән. Сулдан уңга: Н.Якупов, Салих Сәйдәшев, Хәлил Әбҗәлилов, Н.Заһид. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Фонд 30, оп.3, д.2195.

Өяз халык мәгарифе бүлеге чакыруы буенча ул театр артистлары белән бергәләп Буага китә. Биредә беренче тапкыр буларак аның табигый сәләте күренә. Яшьлегенә карамастан, ул кыска вакыт эчендә музыкаль студия, оркестр оештыра, чуваш һәм татар хорларына җитәкчелек итә, фортепианода уйнарга өйрәнә. Концертларда, спектакльләрдә катнаша. Салих Сәйдәшев чәчкән орлыклар яхшы шытымнар бирә.

Салих Сәйдәшев 19 яшендә Кызыл Армия сафларында

1919 ел. Казан – фронт яны шәһәре. Беренче татар бригадасы төзелә. Салих Сәйдәшев үзе теләп аның сафларына баса. Ул полк быргычысы һәм оркестр копельмейстры булып хезмәт итә. Шушы елларның драматик вакыйгалары аны үз өермәсе эченә бөтереп ала. Оренбург, Ташкент, Бохарадагы сугышлар, Кызыл Армия сафларында узган еллар Салих Сәйдәшев өчен һичшиксез олы мәктәп була.

Совет Армиясе Маршы. Татарстан Дәүләт Архивлары документы. Фонд Р7559, Опись №1, Ед.хр №95

Салихка 22 яшь. Ул канатланып, очынып музыкаль эшчәнлеген дәвам итәргә хыялланып Казанга кайта. Татар Дәүләт театры режиссеры Кәрим Тинчурин аны үз коллективының музыкаль тормышына җитәкчелек итү һәм оркестрга дирижерлык итү өчен чакырып ала.

Кәрим Тинчурин. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Оп.2, Ед.хр. 1543

Кәрим Тинчурин белән хезмәттәшлек еллары

Кәрим Тинчуринның күпкырлы эшчәнлеге Салих Сәйдәшев күңелендә тирән ихтирам һәм талантына соклану уята. Тинчурин режиссер гына түгел, ул менә дигән актер, журналист, җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм драматург. Ун ел буе бергәләп иҗат итү дәверендә Салих Сәйдәшев Кәрим Тинчуринның 150 пьесасыннан 90нына моң канаты куя. Тинчуринның гаять халыкчан сәхнә әсәрләре Сәйдәшнең халыкчан моңнары белән кушылгач татар театр сәхнәсендә яңа бер жанр – музыкаль драма жанры барлыкка килә.

Тормыш иптәшен һәм якын дусларын югалту...

Салих – зур зәңгәр күзле чибәр егет. Аның ягымлы елмаюы бер караганда ук кызларны үзенә карата. Шулай итеп, күршеләр булып яшәүче кыз белән егет бер-берсенә чын күңелдән гашыйк булалар.

Валя-Валентина Мухина сөйкемле кыз. Профессиональ музыкаль белемле, үзенчәлекле шәхес була. Валентина университетның медицина факультетында укый. Рухый якынлык һәм музыка Валентина белән Салихка якынаерга ярдәм итә. 1925 елда алар өйләнешәләр. Яшьләрнең бәхетләре шулай дәвам итәр кебек тоела. Әмма бәхет белән кайгы гел янәшә йөри. Бергә яшәүләренә бер ел тула. Ләкин аның шатлыгы озакка бармый. Ул үзенең Валентинасын, җан дустын мәңгегә югалта. Ул бала тапкач йогышлы авырудан үлеп китә. Танылган актер, гаиләнең якын дусты Нури Сакаев та вафат була. Аннары аңа тормыш остасы Шиһап Әхмәровның кулга алынуын кичерергә туры килә. Шулай итеп, тормыш Сәйдәшне кыйный да кыйный. Кайгы хәсрәте чиксез чамасыз була.

Салих Сәйдәшевның дусты артист Нури Сакаевка багышланган «Матәм маршы». Татарстан Дәүләт Архивлары документы. Фонд №Р7559, Опись №1, Ед.Хр.80

Сәнгать тарихында авыр хәсрәтләр кичерүче иҗатчының дәртләнеп иҗат итү мисаллары еш очрый. Салих Сәйдәшев та шундый бер халәт кичерә. Аның өчен «Зәңгәр шәл» гүя котылу чарасы була.

Бу спектакльдә Сәйдәшкә хас булган күтәренке рухның барлык төсмерләре һәм шулай ук кайгылы кешенең моңланулары яңгыраш ала. Премьерада бик оста артистлар – Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкаялар катнаша. «Зәңгәр шәл» спектакле гаять озын гомерле була.

«Зәңгәр шәл» спектакле афишасы. Татарстан Дәүләт Архивлары документы. Фонд Р2915, Опись №1, Ед.хр №974

«Зәңгәр шәл»дә Сәйдәшнең үз музыкасы тулы яңгыраш ала. «Зәңгәр шәл» музыкаль драма үсешендә олы бер чор тәшкил итә.

Салих Сәйдәшев чираттагы хезмәтен драматург Таҗи Гыйззәт белән бергәләп иҗат ителгән «Наемщик» музыкаль драмасын тамашачыларга тәкъдим итә. Сәйдәш аны үзенең иң яхшы әсәрләреннән берсе дип саный.

Бу спектакльдә музыка сәнгатенең барлык төрләре дә чагылыш таба. Татар халкы һәрвакыт җырлый: бәхеттә дә, кайгыда да. Әмма ул иң авыр минутларда да яшәүдән ваз кичми, киләчәктән өметен өзми. Әхлак принциплары «Ил» драмасына язылган музыка нигезендә дә ята. Күпчелек җырларда ягымлы, күтәренке рух хөкем сөрә.

Татар Дәүләт Академия театрының Салих Сәйдәшев музыкасы, Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Ил» спектакле афишасы. Татарстан Дәүләт Архивлары документы. Фонд Р2915, Опись №1, Ед.хр №2059.

Салих Сәйдәшевнең язучылар һәм драматурглар – Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Таҗи Гыйззәт белән хезмәттәшлек итүе татар театры үсешендә зур әһәмияткә ия. Яшь, башлап язучы композиторларны да ул иҗатка рухландыра. Сәйдәш кешеләргә шатлык, бәйрәм рухы алып килә, иҗади атмосфера тудыра. Ул яшьләрнең иҗади сәләтен аңа гына хас нечкә күңеллелек белән сизеп ала һәм җайлап кына аларга үсәргә ярдәм итә. Аларның хәтерендә мондый мизгелләр гомерлеккә саклана һәм аларның иҗади язмышларын хәл итә.

Һәр иҗади шәхеснең бөтен иҗатына илаһи нурлар сирпегән, тараткан урыннар була. Иделнең текә ярына кунаклаган Кызыл Байрак авылы, Сәйдәш өчен Тукайга Кырлай кебек иң изге, газиз як була. Гадәттә, Сәйдәш бик иртә тора. Өй каршындагы ауган агачка утырып авылның салмак кына уянуын күзәтергә ярата. Кошлар моңын, елгада ишетелгән балыкчылар тавышын, көтүгә баручы мал туарның мөгрәү авазларын тыңлый, пароход тавышларына колак сала. Биредә аның өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәләре, музыка чыганаклары ургып тора. «Моңнар миңа үзләре килә, мин аларны язмыйм», – дип әйтергә яраткан Салих Сәйдәшев.

Салих Сәйдәшев Кызыл Байракта дустының гаиләсе белән. Татарстан Дәүләт Архивлары фотосы. Оп.13, ед.уч.584.

Дәвамы бар...

Татарстан Дәүләт архивлары публикацияләр секторы җитәкчесе Райнур Шакиров ярдәме белән әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot