news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәдиф Гаташ Тукай каберенә чәчәкләр салу чарасында: Без, язучылар, бердәм булырга тиешбез

Рәдиф Гаташ Тукай каберенә чәчәкләр салу чарасында: Без, язучылар, бердәм булырга тиешбез
Фото: © «Татар-информ», Айнур Замалтдинов

Иртә белән Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Тукай каберенә чәчәкләр салынды. Чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шәһәр кунаклары һәм казанлылар катнашты.

Үз фикерләре белән Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ уртаклашты. «Әле генә язучыларның съезды узды, төрле сүзләр булды. Төрле үпкәләр дә булды. Алар берсе дә кирәкми. Без бердәм булырга тиешлебез. Без бердәм булу турында сөйләшергә тиешбез», - дип кисәтте шагыйрь.

Габдулла Тукай рухына дога кылу өчен сүз Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка бирелде. «Габдулла Тукай безне дин буенча да яшәргә чакырган. Без аның өчен дога кылырга тиешбез», – дип хәзрәт Тукай рухына «Фатиха» сүрәсе белән «Бакарә» сурәсенең ахыргы аятьләрен укыды. Татар җәмәгатьчелеге кулларын күтәреп дога кылды.

2025 елның Тукай премиясенә номинацияләнгән Георгий Ибушев та мәрасимәдә чыгыш ясады. «Мин озак сузып тормыйм, моннан 40 ел элек язылган кыска гына шигыремне укып китәм», — диде ул һәм «Тукайга» исемле шигырен тәкъдим итте.

Тукайны искә алу чаралары моның белән генә чикләнмәде. Бүген Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Тукай укулары – 2025» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башланды. Ул 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Конференция Россия һәм төбәк әдәбияты һәм тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейларны үстерү аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау мәсьәләләре буенча фикер алышуны күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100