news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салды

Татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салды
Фото: © «Татар-информ»

Бүген язучылар һәм әдәбият сөючеләр Яңа Татар бистәсе зиратында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберен зиярәт кылды, чәчәкләр салды. Шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укылды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искә алу мәрасимен​ Татарстанның халык язучысы ​Зиннур Мансуров ачып җибәрде һәм алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков һ.б. чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте

Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot