Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә чәчәкләр салды
Бүген язучылар һәм әдәбият сөючеләр Яңа Татар бистәсе зиратында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Искә алу мәрасимендә шагыйрьнең рухына багышлап Коръән укылды.
Чараны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Мәрасимдә шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗан, язучылар Зиннур Мансуров, Мөхәммәт Мирза, Газинур Морат, Ләбиб Лерон чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

Фото: © ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз