news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озаттылар

Эшмәкәр белән хушлашу мәрасиме «Ак Барс Арена» стадионында узды.

Казанда Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озаттылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда «Ак Барс Арена» стадионында Ирек Миңнәхмәтов белән хушлашу мәрасиме тәмамланды. Чара стадионның үзәк холлында узды. Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта Казанда кырыгынчы яшендә кинәт вафат булды.

«Ак Барс Арена» фасадында Ирек Миңнәхмәтовның туган һәм үлгән вакыты белән фотосурәте урнаштырылган. Стадионның үзәк залында мәрхүмнең фотосурәтләре эленгән иде, шулай ук бинада аның Audi RS3 узыш машинасы һәм бүләкләре куелган.

Эшмәкәр белән хушлашырга дистәләгән кеше, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин, «Ак Барс» һөҗүмчесе Данис Зарипов, республика министрлары һәм эшмәкәрләре килде. Җеназа барышында Фоат Комаров, «Мосинжпроект» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Альберт Сөниев һәм башкалар чыгыш ясады.

«Ул һәрвакытта да яңага омтылды, алга [карады]. Аның планнары һәм эшләре күп иде, әмма, кызганыч, менә шулай килеп чыкты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Залда бер үк вакытта 100-150 кеше иде, ләкин күпләр хушлашты һәм урамга чыкты, кемдер җеназа намазын көтте, кемдер китте. Кешеләр агымы тукталмады. Мәрхүмнең абыйсы Радик Миңнәхмәтов җеназада кара битлектә булды — ул күптән түгел чит илдән кайткан.

«Бу минутта нидер әйтүе бик авыр, табутта ятучы яшь кешене күрү — кешеләр күрә ала торган иң куркыныч нәрсә», — дип күз яшьләре белән әйтте «Дакар ралли»енда җиде тапкыр җиңүче Владимир Чагин.

Җеназа вакытында Миңнәхмәтовның хатыны Алинә ире яныннан китмәде. Кешеләр хушлашуга бик күп чәчәкләр алып килде. Кайберләре сүз таба алмады. Татарстанның бизнес-омбудсманы Фәрит Габделганиев кыскача гына: «Дус», — диде.

Ирек Миңнәхмәтовка җеназа намазын «Ак Барс Арена» янындагы мәйданда укыдылар. Чараны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.

Эшмәкәрне Миңнәхмәтовларның туган авылында — Саба районы Миңгәр авылында җирлиләр. Теләге булган һәркем Миңгәргә зиратка автобусларда бара ала.



Галерея: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100