news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Данис Зарипов: Миңнәхмәтов китү белән без республика лидерларының берсен югалттык

«Ак Барс» һөҗүмчесе мәрхүмнең гаиләсенә түземлек һәм сәламәтлек теләде.

Данис Зарипов: Миңнәхмәтов китү белән без республика лидерларының берсен югалттык
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан республика лидерларының берсен югалтты. «Татар-информ» журналистларына «Ак Барс» һөҗүмчесе Данис Зарипов шундый фикерен белдерде.

«Ирек һәрвакыт көчле рухлы булган кешеләрнең берсе иде. Шәхсән минем өчен ул үз максатыңа ирешү мөмкинлеге үрнәге булды. Без аның белән танышканнан бирле ул миңа һәрвакыт җиңүләргә ирешүдә юнәлеш бирде», — дип уртаклашты Зарипов.

Ул Ирек Миңнәхмәтовның кешелекле һәм ачык булуын билгеләп үтте.

«Болар барысы да безнең белән мәңгегә калачак. Без аны истә тотачакбыз. Кешенең гөрләп үсеше чорында китеп баруы мизгелләрен кичерү бик авыр. Без республика лидерларының берсен югалттык», — дип сүзен йомгаклады Зарипов һәм мәрхүмнең гаиләсенә сабырлык һәм сәламәтлек теләде.



Галерея: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100