news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Ирек Миңнәхмәтов гел яңалыкка омтылды

Татарстан Президенты мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов: Ирек Миңнәхмәтов гел яңалыкка омтылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүм Ирек Миңнәхмәтовны гел яңалыкка омтыла торган кеше иде дип искә алды. Бу хакта ул «Ак Барс Арена» стадионында Ирек Миңнәхмәтовны озату мәрасимендә әйтте.

«Җәүдәт, Фәридә, Алинә, Ирекнең туганнары, дуслары. Бүген сезнең гаилә өчен, гаилә өчен генә түгел, бөтен республика өчен бик зур югалту. Уйламаганда, көтмәгәндә шундый күңелсез хәл килеп чыкты. Ирек ул безнең күз алдында үсте, ул гел яңалыкка, алга омтылды. Менә шундый зур кайгыларны безгә күрергә, кичерергә насыйп булгандыр. Эшләре, планнары зур иде. Кызганычка каршы, менә шулай килеп чыкты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. «Чын күңелемнән үземнең исемемнән, безнең гаилә исеменнән, Республика җитәкчеләре исеменнән сезнең кайгыгызны уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булсын. Без аны гел искә алырбыз», — диде ул.

«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта вафат булды. Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. Арча педагогика көллиятен тәмамлый. Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003) һәм КДУның юридик факультетын (2008) тәмамлый. Карьерасын бизнесмен сыйфатында «Чыңгызхан» фирмасында башлый. 2008-2010 елларда - Казан шәһәре Думасы депутаты.

2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр - «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була. Бу вазифадан киткәннән соң үз бизнесын үстерергә ниятләгән.



Галерея: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100