news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Ирек Миңнәхмәтов көчле характерлы кеше иде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Ак Барс Арена»да мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.

Марат Әхмәтов: Ирек Миңнәхмәтов  көчле характерлы кеше иде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). «Татспиртпром» оешмасының элеккеге башлыгы Ирек Миңнәхмәтов нык үзәкле һәм көчле характерга ия кеше булды. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәрхүм белән хушлашу мәрасимендә әйтте.

«Мин Миңнәхмәтовның үлеме турында ишеткәч, шок хәлендә булдым, сүзсез калдым. Ирек белән без бик күп аралаштык, бигрәк тә ул „Татмедиа“ җитәкчесе, „Татспиртпром“ның генераль директоры булган елларда. Мин аның пөхтәлегенә, әдәплелегенә һәрвакыт гаҗәпләндем. Шул ук вакытта аның эчке тотнаклылыгы һәм характеры, дәлилләренең ышанычлылыгы сокландырды һәм ул бик эшлекле кеше иде», — диде Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, Миңнәхмәтов тагын бик күп эшләр башкара һәм кешеләрне игелекле гамәлләре белән сөендерә алган булыр иде.

«Мин аны бик хөрмәт иттем. Без — шактый гомер яшәгән кешеләр буыны, яшьләргә киңәш итү гадәтебез бар, ә аның белән һәр очрашудан соң безгә бу кешедән өйрәнергә кирәк кебек тоела иде. Минем бу кеше турында хисләрем бик якты, бигрәк тә әти-әнисе белән без гаилә дуслары, ул безнең күз алдыбызда үсте. Мин аның эшчәнлегенә, үз бизнесындагы, дәүләт эшләрендәге уңышларына соклана идем, мондый кешеләрне югалту бик авыр», — дип тәмамлады сүзен Әхмәтов.

Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта Казанда кыргынчы яшендә вафат булды.



Галерея: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100