news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан танк училищесын тәмамлаган тагын ике офицер Россия Герое исеменә лаек булды

Казан танк училищесын тәмамлаган тагын ике офицерга – Руслан Корбанов һәм Артур Орловка Россия Герое исеме бирелде. Алар югары бүләккә Украинадагы махсус операциядә күрсәткән батырлыклары өчен лаек булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Сәләхова яза.

Өлкән лейтенант Руслан Корбанов җитәкчелегендәге танк взводы бер торак пунктны азат итү бурычын үтәгән. Дошман оборонасына таба хәрәкәт иткәндә аның экипажын утка тоталар, нәтиҗәдә офицер яралана. Техниканың төзек булуына инангач, Корбанов экипажы көрәшне дәвам итә һәм стратегик әһәмияткә ия булган торак пункт янында төп позицияләрне яулап алырга булыша.

Корбановның танк взводы дүрт көн эчендә дошманның 36 берәмлек техникасын, шул исәптән 14 танкны, миномет батареясын һәм 200дән артык милләтчене юк итә.

Артур Орлов танк батальоны командиры буларак Украинада махсус операциядә катнаша.

Майор Артур Орлов җитәкчелегендәге штурм төркеме дошман батальоны берләшмәләрен ачыклау, блокировкалау һәм юк итү буенча хәрби бурыч үтәгән. Һөҗүм барышында аның отряды яхшылап ныгытылган терәк пунктка урнашкан дошманның көчле каршылыгына очрый. Шулай да офицер маневр ясаган, Украина хәрбиләре янына көтмәгәндә килеп чыккан һәм аларның оборонасын өзгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100