news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Россия Герое исеме алган ике татарстанлы белән очрашты

Миңнеханов Россия Герое исеме алган ике татарстанлы белән очрашты
ТР Президенты матбугат хезмәте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция зонасыннан кайткан ике татарстанлы - Раил Габдрахманов һәм Иван Додосов белән очрашты. Аларга Россия Герое исеме бирелде.

«Ватанга тугры булуыгыз өчен рәхмәт, офицерлар! Үз Ватанын лаеклы яклаучыларны тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт!» - дип язган республика җитәкчесе үзенең Telegram-каналында.

10 августта Оборона идарәсенең милли үзәгендә РФ Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу Украинада махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырлык күрсәткән Россия офицерларына югары дәүләт бүләкләре тапшырды. Шул ук көнне кич Иван Додосов һәм Раил Габдрахманов Казанга кайтты.

news_right_1
news_right_2
news_bot