news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан танк училищесын тәмамлаган ун офицерга Россия Герое исеме бирелде

Украинадагы махсус операция вакытында күрсәткән батырлыклары өчен Казан танк училищесын тәмамлаган ун офицерга Россия Герое исеме бирелде. Беренче курска кабул ителүчеләр Танкист көнендә хәрби ант биргән вакытта шул хакта билгеле булды.

Алтын йолдызны беренчеләрдән булып Лениногорскида туган Дамир Исламов алды. Өлкән лейтенант 7 мартта үз экипажы белән бергә һәлак булды. Украина Кораллы көчләренең биш танкына каршы тигезсез көрәштә алар дүрт танкны юк итә.

Дамир Исламовның батырлыгы Казан танк училищесында укучы барлык курсантлар өчен үрнәк булды, кичә аның территориясендә Россия Героена бюст ачылды.

Үзе үлгәннән соң Россия Герое исеменә лаек булган унынчы офицер – Игорь Насыйбуллин. Ул 29 мартта һәлак булды. Үз танкында ул яралы солдатларны эвакуацияләгән. Аларның барысын да коткаралар, әмма офицерның танкына дүрт снаряд эләгә һәм экипаж контузия ала.

Россия Герое исеменә лаек булган училище тәмамлаучыларның берничәсе махсус операция зонасында хезмәтен дәвам итә. Алар арасында Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән җитәкчелек итүче Александр Лапин, шулай ук ике татарстанлы - Иван Додосов һәм Раил Габдрахманов та бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100