Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан танк училищесын тәмамлаган егеткә Россия Герое исеме бирелде
Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер укучы Игорь Насыйбуллинга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Ул бу училищеның Украинада махсус операция вакытында батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булган унынчы офицеры. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Танкистлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов хәбәр итте.
Игорь Насыйбуллин Башкортстаннан. Мәктәпне тәмамлагач, егет Казан танк училищесына укырга керә. Игорь Насыйбуллин җитәкләгән танк ротасы Балаклей шәһәрен, Гусаровка бистәсен, шулай ук Изюм шәһәрен азат итүдә катнаша.
Насыйбуллин танкына өч граната эләгә. Шуңа да карамастан, лейтенант Украина кораллы көчләренең дүрт танкын юк итә. Тагын бер көрәштә Насыйбуллин җитәкчелегендә сигез танк, ун хәрби пехота машинасы һәм танкка каршы идарә ителә торган унике ракета юкка чыгарыла.
Игорь Насыйбуллин 29 мартта һәлак була.
Хезмәттәшләре Игорь Насыйбуллинны җаваплы һәм яхшы офицер итеп искә алалар. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән офицер үлгәннән соң Россия Герое исеменә тәкъдим ителде. Мәрхүмгә 26 яшь булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз