Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан танк училищесын тәмамлаган Степан Беловка Россия Герое исеме бирелде
Казан танк училищесын тәмамлаган Степан Белов махсус операция вакытындагы батырлыклары өчен Россия Герое исеменә лаек булды. Бу хакта «Татар-информ»га «Танкистлар берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов хәбәр итте.
Степан Белов Украинада махсус операция башыннан ук наводчик-оператор булып хезмәт итә.
«Апрель аенда Белов танкта беренче булып Пески-Радьковские торак пунктына керде, дошманны читкә этәрде һәм безнең подразделение торак пунктка югалтуларсыз керсен өчен шартлар тудырды», – дип сөйләде Альберт Гыймалетдинов.
Белов Харьков өлкәсендәге бәрелешләр вакытында кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен Суворов медале белән бүләкләнгән.
«Махсус операция зонасында мин наводчик-оператор булып хезмәт итәм, чөнки болай сугыш кырын күзәтү, ориентлашу, вазгыятьне бәяләү һәм кул астындагыларга бурычлар кую җиңелрәк. Бүгенге көндә ротамның җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә 20 танк, 9 БМП һәм дошманның билгеле бер тере көче, аның терәк һәм команда пунктлары юкка чыгарылды», – дип сөйләде Степан Белов.
Степан Белов 1996 елның 14 июнендә Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә туган. Хәрби хезмәт турында ул балачактан ук хыялланган, шуңа күрә мәктәпне тәмамлауга ук Казан танк училищесына укырга кергән.
- Казан танк училищесын тәмамлаган тагын ике офицер Россия Герое исеменә лаек булды
- Казан танк училищесын тәмамлаган ун офицерга Россия Герое исеме бирелде.
- Казан танк училищесын тәмамлаган тагын бер кеше Россия Герое исемен алды.
- Лениногорск мәктәбендә Россия Герое Дамир Исламовка бюст ачылды.
- Казан танк училищесын тәмамлаган егеткә Россия Герое исеме бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз