news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изге Корбан Гаете: «Мәрҗани» мәчетендә бәйрәм намазы һәм Корбан чалу йоласы булды

Изге Корбан Гаете: «Мәрҗани» мәчетендә бәйрәм намазы һәм Корбан чалу йоласы булды
Изге Гает намазы вакытында
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Васил Шәйхразыев «Мәрҗани» мәчетендә булды: Динебез белән горурланып яшәргә язсын

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә үткән Корбан Гаете намазын җәмәгать белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та укыды.

«Ихлас күңелдән һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык булып, алга таба да милләтебез, динебез белән горурланып яшәргә язсын! Бүгенге көндә Татарстанда 1520 мәчет бар. СөбханАллаһ, һәр мәчеттә дин кардәшләр намазлар укыды, Корбаннар чалды. Мөселманнар өчен бу иң изге көннәрнең берсе: өч көн дәвамында Корбан чалу мөмкинлеге бар. Изге ниятләр, изгелекләр гамәлләр кабул булсын», — диде ул.

Шулай ук әңгәмәдәш, бәйрәм вәгазеннән соң яңгыраган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгатьләрендә булган бердәмлек, тынычлык темаларының мөһимлеген ассызыклады.

«Мөселман буларак, догаларны, намазларны укыганда, иң беренче махсус хәрби операция Җиңү белән тәмамланып, кардәшләребез исән-сау гаиләләре, якыннары янына кайтсын, дип әйтәбез. Киләсе елларда Гаетләрне алар белән бергә каршыларга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә», — диде ул.

«Мәрҗани» иман йортында изге бәйрәм вәгазен мәчетнең имамы Әнсар хәзрәт Мифтахов сөйләде. Намаздан соң Аллаһ йорты артындагы мәйданчыкта Корбан чалдыру мөмкинлеге каралган иде.

Казанның «Мәрҗани» мәчете янында Корбан чалдыру өчен махсус урын булдырылган

Изге Корбан бәйрәме уңаеннан Казанның «Мәрҗани» мәчете артында урнашкан махсус урында да сарык чалдыру мөмкинлеге булдырылган. Бу турыда тулырак «Татар-информ»га мәчетнең имамы сөйләде.

«Бүгенге көндә «Мәрҗани» мәчете янында урнашкан Корбан чалу мәйданчыгына 500гә якын сарык кайтарылды. Ул малларның канннары алынып, һәркайсы чирләргә тикшерелгән һәм ветеринария табиблары тарафыннан тиешле документлар бар. Бәяләре 16 меңнән башлана. Мәчет янындагы махсус урында чалып, эшкәртеп, итне бүлгәләп бирергә дә мөмкинлек бар», — диде хәзрәт.

Тумышы белән Чүпрәле районыннан булган хезмәт ветераны, техник фәннәр докторы, Россиянең шәрәфле машина төзүчесе, профессор Нияз Хисмәтов та Гает уңаеннан үзенең фикерләрен җиткерде.

«Бүген мөселманнарның бик матур бәйрәме. Һәм бу көнне бөтен халык та изге эшләр башкарып калсын иде. Миңа әти яшь вакытлардан ук Корбан чалуны, дога кылуны васыять итеп әйткән иде. Аллага шөкер, һәр елны Корбан Гаетендә сарыклар чалабыз, фәкыйрьләрне дә ит белән сөендерәбез. Былтыр берничәне дә чалдык, оныгыбыз туган иде. Бу гореф-гадәтләребез алга таба да саклансын иде. Яшьләр, киләчәк буыннар да бездән үрнәк алып, әлеге традицияне дәвам итсен иде. Матур итеп яшәргә тырышыйк», — диде ул.

  • Быел Корбан нисабы күләме 53 мең, дип билгеләнгән.

«Мәрҗани» мәчетендәге Корбан Гаете көнендә: Шулай зурлап үткәрүләренә күңел сөенә

Бүген Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Корбан Гаетенә корбан чалдырырга килүчеләр арасында 45 ел медицина-инструменталь заводында эшләгән хезмәт ветераны, мөслимә Марисә Шәрифуллина да бар иде.

«Минем «Мәрҗани» мәчетенә килгәнемә инде 40 ел. Уразада, Гает вакытларында ярдәм күрсәтәм. Корбан бәйрәме — безнең өчен иң изге бәйрәм, шулай зурлап үткәрелүенә күңел сөенә. Элек, КПСС чорларында да, бу бәйрәмне уздыра идек. Мин монда ислам дине сабакларын алдым. «Мәрҗани» Аллаһы йортында өч абыстайда укыдым», — дип сөйләде ул.

Шулай ук әңгәмәдәш әлеге вакытта дин кардәшләребез өчен белем тупларга бик күп мөмкинлекләр булуын билгеләде. «Мине заманында монда укырга әтием җибәргән иде. Әни, әти авыртып ята иде... «6 бала үстерсәк тә, безнең өчен дога укучылар булмас», – диде әти. Әтием дә, әнием дә Бөек Ватан сугышы дәверендә ил иминлеген саклап, фашистларга каршы көрәштә үз өлешләрен керткән шәхесләр. Бүген мин бирегә Корбан чалдырырга килдем. Яшь егет-кызлар да мәчеткә йөриләр, яшь гаиләләр сабыйларын да алып киләләр. Бу шатландыра», — диде Мөслимә апа.

  • «Мәрҗани» Аллаһ йорты имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов ассызыклап үткәнчә, Корбанга чалынса да, сарык итен ашамау — гөнаһ булып саналмый. Ул бу сорауга җавап итеп, һәр мөселманның ихтыярын һәм кешеләрнең организм үзенчәлеген билгеләде.
news_right_1
news_right_2
news_bot