news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Мәрҗани» мәчете янында Корбан чалдыру өчен махсус урын булдырылган

Казанның «Мәрҗани» мәчете янында Корбан чалдыру өчен махсус урын булдырылган
Корбан чалдырырга килгән хезмәт ветераны Нияз Хисмәтов
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Изге Корбан бәйрәме уңаеннан Казанның «Мәрҗани» мәчете артында урнашкан махсус урында да сарык чалдыру мөмкинлеге булдырылган. Бу турыда тулырак «Татар-информ»га мәчетнең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов сөйләде.

«Бүгенге көндә «Мәрҗани» мәчете янында урнашкан Корбан чалу мәйданчыгына 500 якын сарык кайнатылды. Ул малларның канннары алынып һәркайсы чирләргә тикшерелгән һәм ветеринария табиблары тарафыннан тиешле документлар бар. Бәяләре 16 меңнән башлана. Мәчет янындагы махсус урында чалып, эшкәртеп, итне бүлгәләп бирергә дә мөмкинлек бар», — диде хәзрәт.

Тумышы белән Чүпрәле районыннан булган хезмәт ветераны, техник фәннәр докторы, Россиянең шәрәфле машина төзүчесе, профессор Нияз Хисмәтов та Гает уңаеннан үзенең фикерләрен җиткерде.

«Бүген мөселманнарның бик матур бәйрәме. Һәм бу көнне бөтен халык та изге эшләр башкарып калсын иде. Миңа әти яшь вакытлардан ук Корбан чалуны, дога кылуны васыять итеп әйткән иде. Аллага шөкер, һәр елны Корбан Гаетендә сарыклар чалабыз, фәкыйрьләрне дә ит белән сөендерәбез. Былтыр берничәне дә чалдык, оныгыбыз туган иде. Бу гореф-гадәтләребез алга таба да саклансын иде. Яшьләр, киләчәк буыннар да бездән үрнәк алып әлеге традицияне дәвам итсен иде. Матур итеп яшәргә тырышыйк», — диде ул.

Бәйрәм намазын халык хәтта урамда да укыды.

Әңгәмәдәш балачактан ук дин тәгълиматларына өйрәнеп үсүен сөйләде.

«Әтием дини кеше булмады. Әмма ул чор — Советлар Союзы дәвере булса да, һәр ел корбан чалдыра идек. Картларны җыеп, изге Коръән ашлары үткәрә идек. Әлбәттә, яшерен-батырын рәвештә, партия әһелләре бик белмәсен, дип. Һәм без менә шулай күреп, динле булып үстек», — дип сөйләде ул.

  • Быел Корбан нисабы күләме 53 мең, дип билгеләнгән.
news_right_1
news_right_2
news_bot