news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев «Мәрҗани» мәчетендә булды: Динебез белән горурланып яшәргә язсын

Васил Шәйхразыев «Мәрҗани» мәчетендә булды: Динебез белән горурланып яшәргә язсын
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә үткән Корбан Гаете намазын җәмәгать бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та укыды.

«Ихлас күңелдән һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәм. Исәнлек-саулык булып, алга таба да милләтебез, динебез белән горурланып яшәргә язсын! Бүгенге көндә Татарстанда 1520 мәчет бар. СөбханАллаһ, һәр мәчеткә килеп дин кардәшләр намазлар укыды, Корбаннар чалалар. Мөселманнар өчен бу иң изге көннәрнең берсе: өч көн дәвамында Корбан чалу мөмкинлеге бар. Изге ниятләр, изгелекләр гамәлләр кабул булсын», — диде ул.

Шулай ук әңгәмәдәш, бәйрәм вәгазеннән соң яңгыраган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөрәҗәгатьләрендә булган бердәмлек, тынычлык темаларының мөһимлеген ассызыклады.

«Мөселман буларак, догаларны, намазларны укыганда иң беренче әйтәбез: махсус хәрби операция Җиңү белән тәмамланып, кардәшләребез исән-сау гаиләләре, якыннары янына кайтсын. Киләсе елларда Гаетләрне алар белән бергә каршыларга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә», — диде ул.

«Мәрҗани» иман йортында изге бәйрәм вәгазен мәчетнең имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов сөйләде. Намаздан соң Аллаһ йорты артындагы мәйданчыкта Корбан чалдыру мөмкинлеге каралган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot