news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Мәрҗани» мәчетендәге Корбан Гаете көнендә: Шулай зурлап үткәрүләренә күңел сөенә

«Мәрҗани» мәчетендәге Корбан Гаете көнендә: Шулай зурлап үткәрүләренә күңел сөенә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Корбан Гаетенә корбан чалдырырга килүчеләр арасында 45 ел медицина-инструменталь заводында эшләгән хезмәт ветераны, мөслимә Марисә Шәрифуллина да бар иде

«Минем «Мәрҗани» мәчетенә килгәнемә инде 40 ел. Уразада, Гает вакытларында ярдәм күрсәтәм. Корбан бәйрәме — безнең өчен иң изге бәйрәм, шулай зурлап үткәрелүенә күңел сөенә. Элек, КПСС чорларында да, бу бәйрәмне уздыра идек. Мин монда ислам дине сабакларын алдым. «Мәрҗани» Аллаһы йортында өч абыстайда укыдым», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш әлеге вакытта дин кардәшләребез өчен белем тупларга бик күп мөмкинлекләр булуын билгеләде. «Мине заманында монда укырга әтием җибәргән иде. Әни, әти авыртып ята иде... «6 бала үстерсәк тә безнең өчен дога укучылар булмас», – диде әти. Әтием дә, әнием дә Бөек Ватан сугышы дәверендә ил иминлеген саклап, фашистларга каршы көрәштә үз өлешләрен керткән шәхесләр. Бүген мин бирегә Корбан чалдырырга килдем. Яшь егет-кызлар да мәчеткә йөриләр, яшь гаиләләр сабыйларын да алып киләләр. Бу шатландыра», — диде мөслимә апа.

  • «Мәрҗани» Аллаһ йорты имамы Әнсар хәзрәт Мифтяхов ассызыклап үткәнчә, Корбанга чалынса да, сарык итен ашамау — гөнаһ булып саналмый. Ул бу сорауга җавап итеп, һәр мөселманның ихтыярын һәм кешеләрнең организм үзенчәлеген билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot