news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 октябрьдән Татарстанда кафе һәм рестораннар төнлә эшли алмаячак

«Роспотребнадзор идарәсе төнге эшчәнлеккә бирелгән рөхсәт гамәлдә булмаячак», — диде Марина Патяшина.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда кафе һәм рестораннар 30 октябрьдән төнлә эшли алмаячак, гәрчә моңа кадәр алдан рөхсәт бирелгән булса да.

Бу хакта Роспотребнадзор федераль хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

Ул 30 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарына төнлә эшләү тыелганын искәртте. «Роспотребнадзор идарәсе төнге эшчәнлеккә бирелгән рөхсәт гамәлдә булмаячак», — диде.

Моңа кадәр персонал 100 процент вакцинацияләнгән очракта, аларга төнге сәгать унбердән иртәнге алтыга кадәр эшчәнлеккә рөхсәт бирелә иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100