news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эшләми торган атнада Татарстанда эшчәнлеге тыела торган оешмалар билгеле

Балалар өчен күңел ачу урыннарында да чаралар үткәрергә ярамаячак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә Татарстанда кайбер оешмалар эшчәнлеген туктата.

«Күңел ачу чараларын уздыру тыела», — диде Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Аның сүзләренчә, балалар өчен күңел ачу урыннарында да чаралар үткәрү ярамаячак. Кафе-рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт юк. Аэропортларда, вокзалларда, торак пунктлардан читтәге юл сервисы объектларында җәмәгать туклануы нокталарында төлә дә эшләргә ярый.

Ләйлә Фазлыева төнлә бары тик АЗС һәм даруханәләр генә ачык булачагын кисәтте. Күңел ачу үзәкләре, боулинг, ломбард, ярминкә, мөнча, сауна эшләре дә тыела. Шулай да, ачык мәйданчыкларда ярминкәләрдә сатуга рөхсәт бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot