news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ләйлә Фазлыева эшләми торган көннәрдә Татарстанда эшләячәк объектларны атады

QR-код булган очракта 18 яшьтән өлкәнрәкләр спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә һәм аквапаркларга керә ала.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Эшләми торган атнада кафелар һәм сәүдә үзәкләре QR-кодлар буенча гына эшләячәк.

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләгәнчә, кафе һәм рестораннар бары тик QR-кодлар буенча гына эшләячәк. Ризыкны үзең белән алганда, заказларны илтеп биргәндә, аэропортлардагы, вокзаллардагы җәмәгать туклануы урыннарында һәм банкет хезмәте күрсәткәндә сертификатлар кирәкми.

Код булган очракта 18 яшьтән өлкәнрәкләр спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә һәм аквапаркларга керә ала.

Мәйданы 150 квадрат метрдан зуррак булган сәүдә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренә һәм көнкүреш кирәк-яраклары сата торган башка объектларга керү өчен шулай ук QR-код кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot