news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кертелә торган чикләүләр 7 ноябрьдән соң да гамәлдән чыкмаячак

«30 октябрьдән кертеләчәк чикләүләр санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы гамәлдә булачак», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 30 октябрьдән коронавирус белән бәйле кертелә торган чикләүләр 7 ноябрьдән соң да гамәлдән чыкмаячак.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» да матбугат конференциясендә сөйләде. Ул Татарстанда билгеләнгән чикләү чаралары Россия Президенты Владимир Путин Указындагыга караганда да кырыслар булуын искәртте.

«30 октябрьдән кертеләчәк чикләүләр санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы гамәлдә булачак», — дип әйтте Ләйлә Фазлыева. Бу вазгыятьнең яхшыруы авыручылар, прививка ясатучылар санында чагылыш табачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100