news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиядә Муса Җәлил һәлак булган урынга чәчәкләр куйганнар

Германиядә Муса Җәлил һәлак булган урынга чәчәкләр куйганнар
Фотоны "Татар-информ"га акциядә катнашучылар бирде.

Германиянең Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәлак булган урынга чәчәкләр куйганнар. Бөек Ватан сугышы елларында төрмәдә гильотина торган бүлмә бүгенге көндә мемориал итеп ясалган.

«Татар-информ»га билгеле булганча, Германиядә Муса Җәлил истәлегенә чәчәкләрне икенче ел рәттән куялар. Чәчәкләрдәге тасмалар Татарстан флагы төсләрендә. Аларда «Муса Җәлил һәм аның иптәшләре истәлегенә» дип язылган.

«Бу урын кешеләрне үзенә тарту үзәге булырга тиеш. Кешеләр бу урынның барлыгын, бу урында бик күпләрне җәзалап үтергәннәрен, аларның шагыйрьләр булуын, шигырьләр иҗат итүен белергә тиеш. Кызганыч, хәзер аларның иҗатлары белән көчле кызыксыну юк. Мәсәлән, Муса Җәлилнең иҗаты хәрби лирика белән генә чикләнми. Аның иҗатында мәхәббәт, кешеләр, хисләр турында шигырьләр зур өлешне алып тора. Яшьләрнең игътибарын Муса иҗатына юнәлтергә кирәк», – дип уртаклашты акциядә катнашучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100