news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Семей шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак

Бүген 15 февральдә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тула. Аның батырлыгы каһарманлык һәм кыюлык үрнәге булып тора.

Бу көнне Казахстанның Семей шәһәрендә Җамакаев урамындагы скверда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, укучылар, ата-аналар, Татар сәнгать мәктәбе укытучылары, Семей шәһәренең «Истәлек» татар халык фольклор-этнография ансамбленең ир-атлар төркеме катнашачак. Шунда ук Муса Җәлил шигъриятен сөючеләренең шигырь уку мөмкинлеге булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot