news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Герое Рәсим Баксиков җәлилчеләр турында: Авыр шартларда да рухлары сынмаган

Россия Герое Рәсим Баксиков җәлилчеләр турында: Авыр шартларда да рухлары сынмаган
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Республикасы Милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, Татарстан Милли музее фондларыннан «Моабит» төрмәсендә язган Моабит дәфтәрләре — шигырьләренең чын нөсхәсен чыгардылар. Музейның яңа традициясе буенча кыйммәтле экспонатны музей заллары буйлап Россия Герое, Т – 80 «Алеша» танкы экипажы әгъзасы, өлкән лейтенант Рәсим Баксиков алып барды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Моабит дәфтәрләре»н үз күзләрем белән күрдем - әйтеп бетергесез хисләр кичерәм. Кичә Муса Җәлилнең иптәшләре белән «Моабит» төрмәсендә булганда язган шигырьләрен укыдым. Аларның нинди шартларда яшәгәнен җентекләп өйрәндем. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә мондый газапларны күрсәтмәсен иде. Шуңа шаккаттым: авыр шартларда булып та, рухлары сынмаган. Киләчәктә нәрсә буласын белеп тә, иҗат итүләрен дәвам иткәннәр. Алар киләчәк буынга бернинди очракта да бирешмәскә кирәк, дигән фикерне җиткергән», - диде Рәсим Баксиков.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин халкыбызның каһарманы Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең гомер юлы – милләтебез горурлыгы икәнен искәртте.

«Аларның тиңдәшсез көрәше – хәзерге вакытта аеруча тирән мәгънәгә ия һәм безнең өчен бик кадерле. Ел саен ике тапкыр Муса Җәлилне искә алу чаралары була. Аны чара дип тә әйтеп булмый, ул гадәткә әйләнде. Ул, дөрестән дә, безнең өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне булып тора. Аларның батырлыклары безгә алга барырга көч бирә», - диде. Ул Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттаховага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры Алисә Вяткина яшь буынга мөрәҗәгать белән чыкты. «Зинһар, Муса Җәлил шигырьләрен укыгыз. Туган илгә, туган якка мәхәббәт, хөрмәт, батырлык – бу бит гади сүзләр түгел. Кешене кеше итә торган сүзләр ул. Сез бу тарихны белергә тиеш», - диде ул чыгышында.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Ул 15 февральдә ел саен бөек герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә фондлардан аның «Моабит» төрмәсендә язылган дәфтәрләрен алып чыгуларын искәртте. «Әлеге кадерле экспонатның Милли музейда саклануы – безнең өчен зур горурлык. Төп бурычыбыз – татар халкының бөек улы, аның шигырьләре турында җәмәгатьчелеккә сөйләү», - диде Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры.

«Иманым камил, илле, йөз елдан соң да Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н җәмәгатьчелек алдында чыгарып, аның каһарманлыгы турында искә алырлар. Яшь буын геройларның булганын, барлыгын һәм булачагын аңларга тиеш. Милли музей бүгенге вакыйга уңаеннан күргәзмә әзерләде: раритетлар арасында Коръән, «Моабит дәфтәрләре» өчен Ленин премиясен бирү турында Мактау грамотасы, Советлар Муса Җәлилгә Союзы Герое исемен бирү турындагы документ бар», - диде Вяткина.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Башкортстаннан килгән делегация өчен программаны Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган чарага туры китерүләрен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Әдипләребезнең булуы символик мәгънәгә ия. Сезнең аркылы безнең бөек каһарманыбызның иҗатын тагын да ныграк киңәйтәбез, киң колач белән җиткерә алабыз. Муса Җәлилнең шигърияте, тормыш, иҗат юлы актуальлеген югалтмый. Яшь буын өчен, тоемлау, аңлау, күңелләре, йөрәкләре аша уздыру өчен мондый чаралар бик кирәк», - диде ул.

Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Муса Җәлил шигырен укыды, Муса Җәлил премиясе лауреаты Илүсә Хуҗина композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Муса. Моабит» циклыннан Муса Җәлил сүзләренә язылган «Яулык» җырын башкарды.

  • «Моабит дәфтәрләре» - Муса Җәлилнең Берлинның Моабит төрмәсендә язган шигырьләр җыентыгы. Җыентыкта эчтәлеге буенча төрле нацистларның җинаятьләрен фаш итүдән алып, юмористик рәсемнәргә кадәр булган 93 шигырь бар. 58 ел элек дәфтәрләр Муса Җәлилнең хатыны Әминә тарафыннан Милли музейга тапшырыла. «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсе музей фондларында саклана һәм шагыйрьнең туган көнендә генә аннан чыгарыла. 15 февраль көнне аларны музейга килүчеләрнең һәрберсе күрә ала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100