news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

​​​​​​​Җәмәгатьчелек Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

​​​​​​​Җәмәгатьчелек Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды
Фото: Розалия Зиннәтова

15 февраль – каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Татар җәмәгатьчелеге ел да әлеге көнне зурлап билгеләп үтә. Бүген иҗат әһелләре, күренекле шәхесләр, шагыйрьнең иҗатын яратучылар Казанда шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салды, шагыйрь турында белгән истәлекләр белән уртаклашты.

«Бу көн безнең өчен бәйрәм һәм шагыйрьнең туган көне генә түгел, шул дәһшәтле юлны узган кешеләрне искә алу көне дә. Муса Җәлил – үзенең тормышы, батырлыгы, иҗаты белән үрнәк күрсәтеп, татар дөньясында якты эз калдырган шәхес. Һәм аның иҗаты әле дә халыкка хезмәт итә. Сугышка кадәр, сугыш вакытында, аннан соң да бөек шәхесләр һәрвакыт бөек булып калган. Муса Җәлил әнә шундый бөекләрнең берсе», — дип фикерләре белән уртаклашты Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов.

Чәчәк салуда Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, министрлыкның бүлек җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башкарма комитеты җитәкчесе Азат Абзалов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, язучылар Рафис Корбан, Галимҗан Гыйльманов, Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт һ.б., Башкортстаннан кунакка килгән бер төркем милләттәшләребез дә катнашты.

«Җәлилчеләрнең күпчелеге Башкортстан территориясеннән. Гариф Шабаев Ярмәкәйдән, Сәлим Бухаров Миякә районыннан һәм Булат Булатов Мәләвездән. Шагыйрьнең «Моабит дәфтәре»нең берсен саклап калучы Уфа кешесе Нигъмәт Терегулов. Ул әлеге дәфтәрне Казанга Язучылар союзына тапшыргач, аны шул көнне үк кулга алалар һәм төрмәгә утырталар. Җәлилне акларга бер елдан азрак вакыт калганда, ул төрмәдә вафат була. Җәлил үзе Бөек Ватан сугышына кадәр язучылар белән бергә Башкортстанның Чишмә районына шифаханәгә килеп йөргән,Туймазы шәһәрендәге «Ленин юлы» гәҗите белән дә элемтәдә булган», – ди Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин.

Альфред Дәүләтшин әйтүенчә, бүгенге көндә Башкортстанда Җәлил иҗаты читтә калмый, татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләрдә балалар аның иҗатын өйрәнә.

«Әлеге дәресләрнең нәтиҗәсе безне бүген дә куандырды. Казанда узган «Җәлил укулары»нда катнашкан 11 бала төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булды», – ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100