news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньядагы төрле илләр Төркиянең җир тетрәгән районнарына ярдәм җибәрә

Соңгы мәгълүматлар буенча, җир тетрәүдә 13,5 миллион кеше зарар күргән, үлүчеләр саны 3 381гә җиткән, 20 мең 426 кеше яраланган, 5 мең 775 бина җимерелгән.

Төркиядә җир тетрәгән районнарда җимерек биналардан кешеләрне коткару дәвам итә. Төркия илбашы әйтүенчә, Европа илләре һәм башка 45 илдән күп санлы ярдәм төркемнәре җибәрелгән.

Россия кичә ике «ИЛ-76» самолетын әзерләвен, 100 кешелек коткару төркеме җибәрәчәген белдерде.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин «Россия Төркиягә һәм Сириягә ярдәм итәргә әзер», дип әйтте. Россия мөселманнары Сирия һәм Төркия халыкларының кайгысын уртаклаша һәм җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны оештыра. Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында җир тетрәү корбаннарына ярдәм кабул ителә.

Австрия хөкүмәте кичә Төркиягә 84 кешедән торган коткару төркемен һәм өч миллион евро акча җибәрәчәген ачыклады. Гыйрак хөкүмәте 60 мең долларлык медикаментлар, 25 ашыгыч ярдәм машинасы һәм өч ярдәм төркеме җибәрәчәген белдерде. Франциянең - 139 кешелек, Азәрбайҗанның - 400 кешелек, Албаниянең - 40 кешелек, Үзбәкстанның – 100 кешелек, Чехиянең– 69, Болгариянең - 59 , АКШның – 158, Германиянең 41 кешелек коткару төркемнәре һәм кирәкле техника җибәрүләре билгеле.

Кыргызыстан, Япония, Гарәп Әмирлекләре, Катар, Израиль, Греция, Пакистан, Испания, Сербия кебек илләрдән дә самолетлар белән техника һәм коткару төркемнәре килгәнлеге әйтелде.

Дәүләт җитәкчеләренең соңгы ачыклавы буенча җир тетрәүдә 13,5 миллион кеше зарар күргән, үлүчеләр саны 3381гә җиткән, 20 мең 426 кеше яраланган, 5 мең 775 бина җимерек хәлдә.

Кичә төнге сәгатьләрдә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның карары белән Төркиядә җиде көнлек матәм игълан ителде. Дәүләт әләмнәре төшерелде.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100