Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Россия Төркиягә һәм Сириягә ярдәм итәргә әзер
Россия Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү аркасында булган зарарны бетерүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта ике ил җитәкчеләре - Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Башар Асадка җибәрелгән Россия Президенты Владимир Путинның телеграммаларында әйтелә.
Путин сүзләренчә, җир тетрәү зур җимерелүләргә һәм күпсанлы корбаннарга китергән. Ул һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашты.
«Туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүенә өметләнәбез һәм бу фаҗига аркасында булган зарарны бетерүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер», диелгән Кремль сайтында чыккан телеграммаларның берсендә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, ике илдә һәлак булучылар саны 500 кешедән арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз