news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында җир тетрәү корбаннарына ярдәм кабул ителә

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җир тетрәүләрдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү пункты ачты, табигый бәла-каза илнең берничә шәһәрендә булды. Пункт бүген иртәнге 9 сәгатьтә эшли башлады һәм 18 сәгатькә кадәр ачык була. Ул шулай ук алдагы көннәрдә дә эшләячәк, шул исәптән алдагы ял көннәрендә – 11 һәм 12 февральләрдә дә.

«Игътибар итегез, рәттән бөтен нәрсәне дә алып килергә кирәкми. Без палаткалар, җылыткычлар, юрганнар, өлкәннәр һәм балалар өчен кышкы киемнәр (ләкин иске түгел, яңа яки ким дигәндә яхшы хәлдә), йоклау өчен капчыклар, термослар, портатив зарядниклар –  пауэрбанклар кабул итәбез», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Генераль консуллыкта. 

  • Консуллыкның адресы: Казан шәһәре, Горький урамы, 23/27 йорт. Телефоны: 8 (843) 299-53-10.

Моннан тыш, 8 февральдә 10 сәгатьтән 10 февральнең 18 сәгатенә кадәр дипломатик вәкиллектә Кайгы уртаклашу китабы ачык булачак. Теләге булган һәркем Төркиядә җир тетрәүләрдән зыян күргәннәргә кайгы уртаклашу сүзләрен яза, шулай ук, ярдәм итәргә теләге булган очракта, элемтә өчен үз координаталарын калдыра ала. Әйтик, Казанның берничә нейрохирургы шул турыда хәбәр иткән.

«Төркиядә мондый очракларда чәчәкләр китерү түгел, кайгы уртаклашу сүзләре язып калдыру кабул ителгән», – дип билгеләп үттеләр Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгында.

Соңгы мәгълүматларга караганда, 6 февральдә Төркиядә ике җир тетрәү нәтиҗәсендә 3381 кеше һәлак булган, тагын 20 436 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Бу хакта илнең Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Юныс Сезар сөйләде, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы.

6 февральдә җир тетрәде, аның магнитудасы 7,8 булды, аның үзәге Газиантеп районында иде. Көндез Төркиянең үзәк өлешендә 7,7 магнитудалы яңа җир тетрәү булды. 5,3 магнитудалы өченче җир тетрәү 7 февраль иртәсендә  –  шулай ук илнең үзәк өлешендә күзәтелде.

Төркиядән тыш, Сириянең төньяк районнарына да зур зыян күрде. Дамаскта хакимият контролендә булган территориядә 711 кеше һәлак булган һәм 1431 кеше җәрәхәтләр алган. Үзәк хакимият контролендә булмаган районнарда ким дигәндә 733 кеше үлгән, 2,1 меңнән артык кеше зыян күргән, дип хәбәр итте «Agence France-Presse».

Россия Президенты Владимир Путин Төркия һәм Сирия лидерлары –  Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Бәшәр Асадка ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Зыян килгән ике дәүләт башлыгына Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100