Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җир тетрәүдән зыян күрүчеләр өчен Россия мөселманнары Диния нәзарәте акча җыю игълан итте
Россия мөселманнары Сирия һәм Төркия халыкларының кайгысын уртаклаша һәм җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны оештыра.
Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары һәм Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти Илдар Әләүтдинов хәбәр итте. РИА Новости шул турыда яза.
«Россиядә дин кардәшләр һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булганнарның һәм бу фаҗигадә зыян күргәннәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә сезгә бу авырлыкларны кичерергә көч, сабырлык һәм зирәклек бирсен. РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Төркия һәм Сириягә ярдәмгә акча җыю игълан итә. Россия мөселманнары, ярдәм кирәк булганда, читтә калмаячак», – дип сөйләгән мөфти Әләүтдинов.
Аның сүзләренчә, Россия мөселманнары Сирия, Ливан, Әфганстан һәм башка ил гражданнарына ярдәм күрсәтеп тора.
«Безнең хәйрия проектлары дин кардәшләргә генә түгел, башка конфессияләр вәкилләренә дә юнәлдерелгән. Халыкара проектларда без Россияне, күп милләтле һәм күп конфессияле илне тәкъдим итәбез, шуңа күрә әлеге ярдәм кирәк булган һәркемгә булышабыз», – дип өстәде мөфти Әләүтдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз