news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: Бик бәхетле балалар булдык без

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты.

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу: Бик бәхетле балалар булдык без
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу әтисен озатырга килгән җәмәгатьчелеккә рәхмәтләрен җиткерде.

«Кадерле әтиебезне олылап, хөрмәт итеп бирегә килгән һәрбер кешегә кайгыбызны уртаклашканыгыз, догада булганыгыз өчен зур рәхмәт. Әни исеменнән, балалар оныклар исеменнән рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул.

«Бүген татар дөньясы, киң җәмәгатьчелек олы шәхесне озата. Ә без иң йомшак куллы, иң нечкә күңелле, иң нурлы йөзле яраткан кадерле әтиебезне озатабыз. Без бик бәхетле балалар булдык. Бер-ике көн күрмәсәк тә сагына идек без аны», — диде Таңсылу күз яшьләре.

«Нык юксынырбыз инде сине! Зәңгәр күкләргә карап эзләрбез. Рәнҗеп китмә! Бәхил бул! Урыннарың җәннәтнең иң түрләрендә булсын! Догада булыгыз!», — диде ул һәм әтисенең җәсәденә чәчәкләрен салды.

Хушлашу мәрасимен дога белән Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тәмамлады.


Галерея: Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты. Шагыйрь Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.

Роберт Миңнуллин вафатына бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев дүртьюллык язган.

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100