Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрь Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратта җирләнде
Роберт Миңнуллинның кабере үзәк аллеяда, 2019 елның ноябрендә вафат булган җырчы Рафаэль Сәхабиев белән янәшә.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Халык шагыйре Роберт Миңнуллин Казанның Тынычлык бистәсендәге мөселман зиратына җирләнде.
Роберт Миңнуллинның кабере үзәк аллеяда, 2019 елның ноябрендә вафат булган җырчы Рафаэль Сәхабиев белән янәшә.
Шагыйрьнең кабере янында мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укыды.
Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озату чарасында шагыйрьнең туганнары, якыннары, дуслары, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.
Роберт Миңнуллин вафатына бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев дүртьюллык язган.
Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз