news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее булачак

Камал театры алдына Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасиме бара.

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее булачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында Роберт Миңнуллинның музее булачак. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министры урынбасары Рәнис Алтынбаев халык шагыйре белән хушлашу мәрасимендә әйтте. 

Рәнис Алтынбаев республика җитәкчесе Радий Хәбиров исеменнән хушлашырга килүен әйтте. Ул Роберт Миңнуллинның туган ягын яратуын ассызыклады.

«Соңгы 7-8 елда элемтәдә булдык. Роберт агай музее булдырырга теләде. Шәммәттә ул музей булачак», — диде ул.

Роберт Миңнуллин безнең йөрәгебездә. Ул башкорт һәм татар халкын шигърият аша дуслаштырды. Йөрәкле шәхес булды. Бер беребезне саклыйк. Бәхил бул, Роберт агай», — диде Рәнис Алтынбаев.

Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.


Галерея: Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100