Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роберт Миңнуллин вафатына бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев дүртьюллык язган
Фәрит Мөхәммәтшин карантин чараларыннан соң Роберт Миңнуллин хөрмәтенә кичә узачагын әйтте.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген Камал театры каршындагы мәйданда шагыйрь Роберт Миңнуллин белән хушлашу чарасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең дүртьюллыгын укыды.
Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевнең чарага килә алмавын, әмма үзенең кайгы уртаклашу сүзләрен шигъри юллар белән җиткерүне соравын әйтте. Ул дүртьюллыкны Минтимер Шәймиевнең үзе язып бирүен әйтте һәм шуны укыды:
«Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле,
Шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме?
Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк,
Роберт иҗат чишмәсе — эчеп туймас гаделлек».
Дәүләт Советы рәисе, коронавируска бәйле чикләү чаралары узгач, шагыйрь Роберт Миңнуллин хөрмәтенә истәлек кичәсе узачагын әйтте. «Роберт Миңнуллин безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Көтелмәгән инфекция беткәч, без Мәдәният министрлыгы белән бергә истәлек кичәсе уздырырбыз», — диде ул Камал театры каршында барган искә алу чарасында.
Фәрит Мөхәммәтшин, коронавирус сәбәпле чикләү чаралары булуга карамастан, матәм чарасына килүчеләргә рәхмәт әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Дәүләт Советы исеменнән мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе шагыйрь Роберт Миңнуллинның озак еллар депутат булуын, аның нәтиҗәле эшләвен искә алды. «Бергә Дәүләт Советында эшләдек, аның чыгышларын хәтерлибез. Кешеләрне бик яратты, гадел, шат һәм яхшы күңелле булды», — диде ул.
«Кеше гомере гамәлләре белән бәяләнә. Роберт Миңнуллин җылы мөнәсәбәте, шигъри юллары белән кадерле булыр. Татар халкы аны беркайчан онытмас», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Галерея: Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу
Хушлашу чарасын Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ачып җибәрде. Ул Роберт Миңнуллинның шагыйрь генә түгел, үзе язганча, «Нечкә күнелле сәясәтче» булуын искәртте.
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә 71 яшендә вафат булды.
Татарлар шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган флешмоб игълан итте.
Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасимен «Татар-информ» онлайн күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз