Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарлар шагыйрь Роберт Миңнуллин истәлегенә багышланган флешмоб игълан итте
Татар әдәбиятын һәм сәнгатен сөючеләр социаль челтәрләрдә #робертминнуллингабагышлап хештегы белән истәлекләр урнаштыра башлады.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинны искә алалар. Татар әдәбиятын сөючеләр һәм, беренче чиратта, артистлар бүген #робертминнуллингабагышлап хештегы белән мөрәҗәгатьләр урнаштыра башлады.
Мәсәлән, яшь җырчы Илнар Миранов үзенең Инстаграм битенә Роберт Миңнуллин шигыренә иҗат ителгән җырның видеоязмасын куйган. «Син үлгәнче мине сагынырсың» дип атала ул. «Бу минем яраткан җырларымнан берсе», — дигән артист.
«Бүген Роберт Миңнуллин арабыздан китте. Аның иҗаты һәрвакыт безнең белән калачак», — дип язган Илнар Миранов.
Мәгълүм булганча, 71 яшьлек шагыйрь озак вакытка сузылган авырудан соң бүген, 27 мартта, вафат булды. Аны 28 мартта Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләячәкләр.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от МИРАНОВ🎙 (@miranov_official)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз