news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин: Нәселебез Роберт абыйны «Мулла абый» дип йөртте

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты. Шагыйрь Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

Ким Миңнуллин: Нәселебез Роберт абыйны «Мулла абый» дип йөртте
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасименә килүчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен шагыйрьнең энесе Ким Миңнуллин җиткерде.

«Соңгы елларда ул яңа технологияләргә бәйле рәвештә инстаграмы белән яши башлады. Ул сезне инстадашларым дип атый иде. дистәләрчә мең кеше аның белән инстаграм аша танышып яшәде», — диде Ким Миңнуллин.

«Ул татар дөньясында үз исемен булдырган олы йөрәкле кеше иде. Ул нәселебезнең иң өлкәне иде. Безнең нәсел аны „мулла абый“ дип йөртте. Ул үзенең „муллалыгы“, укымышлылыгы белән безне артыннан өндәп бара алды. Нәселебезне генә дә түгел, якташларыбызны да», — дип дәвам итте ул.

Ким Миңнуллин туганнар исеменнән бирегә җыелган халыкка да, җәмәгатьчелеккә дә, оештыручыларга да бик рәхмәтләрен җиткерде.

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты. Шагыйрь Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.


Галерея: Халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән хушлашу

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.

Роберт Миңнуллин вафатына бәйле рәвештә Минтимер Шәймиев дүртьюллык язган.

Башкортстанның Шәммәт авылында Роберт Миңнуллин музее булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100