news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама театры биш номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә Казан ТЮЗы, «Әкият» курчак театры, «Моң» театрлары да бар.

Түбән Кама театры биш номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә
Рәмис Нәҗмиев

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Түбән Кама театрының «Таң атканда» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә.

2020 — 2021 елгы театр сезонында «Алтын битлек» театр премиясе номинантлары исемлеге билгеле булды. 

Туфан Имаметдинов Түбән Кама театрында Сәгыйть Рәмиевның «Таң атканда» шигыре нигезендә шул исемдәге хореографик спектакль чыгарган иде.

Спектакль «Кече формадагы спектакль номинациясендә премиягә дәгъва итә. «Алтын битлек» театр премиясе номинанты буларак, режиссер Туфан Имаметдинов, рәссам Лилия Имаметдинова, яктылык көйләүче Илшат Сәяхов, әлеге моноспектакльдә катнашкан театр артисты Алмаз Хөсәенов билгеләнгән.

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә Казан ТЮЗы, «Әкият» курчак театры, «Моң» театрлары да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot