news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Адәмнәр» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә Казан ТЮЗы, Түбән Кама, «Моң» театрлары да бар.

«Адәмнәр» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә
Лариса Пасынкова

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театрының «Адәмнәр» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә.

2020 — 2021 елгы театр сезонында «Алтын битлек» театр премиясе номинантлары исемлеге билгеле булды.

Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повесте буенча куелган «Адәмнәр» спектакле «Иң яхшы курчак спектакле», режиссеры Илгиз Зәйниев «Режиссер эше», рәссамы Сергей Рябинин «Рәссам эше», актерлар Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шаһалиева «Актер эше» номинациясендә премиягә дәгъва итә.

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә Казан ТЮЗы, Түбән Кама, «Моң» театрлары да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot