news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«MOÑ» театрының өч спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә «Әкият» курчак театры, Түбән Кама театры һәм Казан ТЮЗы да бар.

«MOÑ» театрының өч спектакле «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә
Михаил Захаров

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «MOÑ» театрының өч спектакле «Эксперимент» конкурсында «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә.

2020 — 2021 елгы театр сезонында «Алтын битлек» театр премиясе номинантлары исемлеге билгеле булды.

«MOÑ» театр мәйданчыгында Туфан Имаметдинов куйган «HAVA» хореографик спектакле, Ксения Шачнева чыгарган «Чын татар» спектакле һәм «Децентрализация» спектакль-уены әлеге премия номинантлары арасында.

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә «Әкият» курчак театры, Түбән Кама театры һәм Казан ТЮЗы да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot