news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан ТЮЗы биш номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итә

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә «Әкият» курчак театры, Түбән Кама, «Моң» театрлары да бар.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачы театрының «Иваново детство» спектакле биш номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә.

2020 — 2021 елгы театр сезонында «Алтын битлек» театр премиясе номинантлары исемлеге билгеле булды.

«Иваново детство» спектакле зур формалы иң яхшы спектакль номинациясендә урын алган. Аның режиссеры Антон Федоров «Режиссер эше» һәм «Рәссам эше» номинацияләрендә «Алтын битлек» театр премиясе дәгъва итә. Номинантлар арасында актерлар Нияз Зиннәтуллин һәм Илнур Гарифуллин да бар.

«Алтын битлек» номинантлары исемлегендә «Әкият» курчак театры, Түбән Кама, «Моң» театрлары да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot