news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Мәскәү Сабан туенда рекордлы санда кунаклар катнашкан

Быел Мәскәү Сабан туенда рекордлы санда кунаклар катнашкан
Мәскәү татарлары автономиясе фотолары

1 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында 35нче тапкыр Мәскәү гомумшәһәр бәйрәме – Сабан туе узды. Ул быел катнашкан кунаклар, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре саны буенча рекорд куйды.

«250 меңнән артык кунакны җыйган Мәскәү Сабан туе быел рекорд куйды дип ышанып әйтергә мөмкин. 130дан артык гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле, 200гә якын волонтер, әйдәп баручы федераль каналларның трансляцияләре һәм репортажлары ярдәмендә бәйрәмнең аудиториясе миллионнан артып китте», дип хәбәр итте Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте.

Бәйрәмнең оештыру комитеты рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы Советы рәисе урынбасары, Төбәк иҗтимагый оешмасы – Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов, бәйрәмнең рәсми өлешен ачып, Россия мөселманнары лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен тапшырды һәм «Мәскәү Сабан туе – татар һәм башкортларның гына түгел, ә Россиядә яшәүче барлык халыкларның да бәйрәме», дип белдерде. Ул шулай ук быелгы юбилей Сабан туеның армия генералы, алты сугышта катнашкан Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелүен билгеләп үтте.

Башкала мэры Сергей Собянинның сәламләү сүзендә (аны Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Иван Петров укыды) болай дип искәртелә: «Сабан туе күпмилләтле Мәскәү шәһәре мәдәни һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде, ул дуслык, иҗади хезмәт, тугын җиргә мәхәббәт, халык мәдәнияте традицияләренең буыннан буынга күчүенә дан җырлый».

Концерт программасын «Багышлау» дигән җыр белән Зур театр солисты Марат Гали ачып җибәрде. Сабан туеның төп сәхнәсендә Мәскәүдән һәм төрле республикалардан килгән 100дән артык артист үз осталыгын күрсәтте. Алар арасында Наилә Фатехова, Роза Хәбибуллина, Гөлдания Хәйруллина, Равил Галиев, Илнур Гомәров, Лилия Букеева, Рөстәм Шаһбалов, Артур Туктагулов, Рината Тей, Шахзат Разметов, Солтан Ибраһимов, Ф.Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбле, «Болгарлар» бию театры, «Татарстан» бию ансамбле, «Илдан» татар бию ансамбле бар иде.

Билбау көрәше буенча дөнья Кубогында 17 илдән килгән 100дән артык көрәшче катнашкан. Ирекле көрәш буенча Олимпия уеннарының көмеш призеры Морад Гайдаров дөнья Кубогы иясе булды.

Мәскәү Сабан туенда беренче тапкыр «Батыр турында хикәят» дигән компьютер уены тәкъдим ителде. Әлеге уен төрки халыклар эпосына нигезләнгән, анда баш герой – Батыр ачык уен дөньясы буйлап сәяхәт итә һәм явызлыкка каршы көрәшә. «Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» дигән проект үз мәйданчыгында күпсанлы балаларны җыйган тагын бер зур проект булды.

Быел хатын-кызлар өчен «Татар гүзәле» дигән чатыр оештырылган иде. Анда теләгән һәркем шәхси стилеңне эзләүдән алып уңышлы карьера булдыру һәм гаилә коруга кадәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. МИР телеканалы мәйданчыгында каналның алып баручысы Гүзәл Камаева өчпочмаклар әзерләде. Ат чабышлары һәм ишкәкле регата да Сабан туеның аерылгысыз өлешенә әверелде, диелә хәбәрдә.

  • Фәрит Мөхәммәтшин: Мәскәү Сабан туе – үзенчәлекле, бирегә һәрвакыт шатланып киләм
  • Марат Хөснуллин: Мәскәүдә Сабантуй уздыру күптән безнең күркәм традициягә әверелде
  • Мәскәү Сабантуенда «Туган авылым» татар ишегалдын Чаллы вәкилләре оештыра
  • Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү шәһәр Думасы башлыгына «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды

Әлеге хәбәрдә оештыручылар биргән фотолар кулланылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100