Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү Сабантуенда «Туган авылым» татар ишегалдын Чаллы вәкилләре оештыра
1 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак Сабантуйда Татарстан Республикасын Чаллы вәкилләре тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
XIX гасыр башындагы татар авылының ишегалды күренеше кунакларны республика халыклары традицияләре, халык уеннары һәм спорт ярышлары белән таныштыра. Чаллы халкы башкалада музей фондларыннан сандыклар, самавырлар, агачтан кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, мәйданчыкта республика осталарының халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләре ярминкәсе: татар костюмнары, милли киемнәр, баш һәм аяк киемнәре, мөселман киемнәре, милли аш-су белән фуд-корт, сувенир әйберләр күргәзмәсе була.
Татарстанның танылган артистлары һәм иҗат коллективлары, шул исәптән «Болгар» бию театры һәм «Татарстан» бию ансамбле катнашында концерт программасы да көтелә. Иҗади төркем составына барлыгы 110 кеше керә.
Татар авылы ишегалдының эш вакыты — 11.00 дән 18.00 гә кадәр, ә Сабантуй мәйданчыклары 22.00 сәгатькә кадәр гөрләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз