Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Хөснуллин: Мәскәүдә Сабантуй уздыру күптән безнең күркәм традициягә әверелде
Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин сүзләренчә, Мәскәүдә Сабантуй уздыру инде күптән күркәм традициягә әверелде. Сабан бәйрәмен башкалада яшәүче татарлар гына түгел, бөтен шәһәр халкы түземсезлек белән көтә. Хөснуллин котлавын кичә Сабантуй кунакларына Мәскәү шәһәр Думасы спикеры Алексей Шапошников укыды.
«Бу — безгә Татарстан һәм Башкортстан бүләк итә торган бәйрәм. Мәскәүлеләр исеменнән барлык оештыручыларга безгә ел саен бүләк итә торган бәйрәм өчен рәхмәт белдерергә телим. Татарстан Республикасының бар командасына, Башкортстанга рәхмәт сүзләрен әйтми кала алмыйм», — дип укыды Мәскәү сәясәтчесе ачылу тантанасында Вице-премьер сүзләрен.
Мәскәүдә шәһәр Сабантуе традицион рәвештә «Коломенское» музей-тыюлыгында уза. Анда биредә яшәүче татарлар һәм башкортлар гына түгел, ә Мәскәү халкы һәм башкала кунаклары, шул исәптән чит ил вәкилләре дә җыела. Чарага традицион рәвештә татар җәмәгатьчелегенең күренекле вәкилләре, галимнәр, артистлар, Россия Геройлары килә. Бу юлы бәйрәмгә килүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да булган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчз, Алексей Шапошников Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә «Татар АССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз