Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү шәһәр Думасы башлыгына «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү шәһәр Думасы башлыгы Алексей Шапошниковка «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды һәм юбилее белән котлады. Бүләкләү башкалада Сабан туен ачу тантанасы вакытында булды.
«Мәскәү шәһәре җитәкчелегенә, аерым алганда Мәскәү шәһәр Думасы башлыгы Алексей Шапошниковка, Мәскәү мэры Сергей Собянинга рәхмәт әйтәсем килә. Татар-башкорт Сабан туе кебек шундый зур бәйрәмне үткәрүнең әһәмиятен аңлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Мондый чаралар оештырганда, без үзебезнең төбәкне дә, тулаем алганда илне дә ныгытабыз», - диде Татарстан парламенты башлыгы.
Шапошников Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән бүләкләнде.
Мәскәүдә гомумшәһәр Сабан туе Коломенское музей-тыюлыгында уза. Бәйрәмдә татар һәм башкорт халкы гына түгел, мәскәүлеләр, башкала кунаклары һәм ерак чит илләрдән килгән вәкилләр дә катнаша. Кунаклар арасында танылган татар эшлеклеләре, галимнәр һәм артистлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз