news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил хәзрәт Фазлыев Ульяновскида янган Татар утарын төзекләндерүдә булышырга чакырды

Татар утарын төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Бина 70 процентка әзер.

Җәлил хәзрәт Фазлыев Ульяновскида янган Татар утарын төзекләндерүдә булышырга чакырды
Абдул Фархан

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев «Бишенче Мәчкәрә укулары» конференциясендә Ульяновскиның Идел аръягы районында янган Татар утарын төзекләндерү өчен ярдәм итәргә кирәк, дип мөрәҗәгать итте.

«Бүгенге көндә аларга игътибар бик мөһим. Монда хикмәт акчада да түгел. Төзекләндерү эшләрендә бераз ярдәм итсәк, Татарстан да безне онытмый, дип әйтерләр иде. Яндымы ул, яндырдылармы аны... Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Чиркәү янгач бөтен дөнья купты. Безгә дә булышырга кирәк. Кардәшләребезне онытмасак иде», - диде ул.

Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов әйтүенчә, Татар утарын төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Бина 70 процентка әзер.

«Бик шатланып эшләр алып бара идек һәм алып барачакбыз да. Эшмәкәрләр, мәхәллә кешеләре белән җыелышкач, без яңадан шул йортны торгызырга булдык. Аллаһ боерса, бер-ике атнадан төзекләндереп бетерербез. Халык уяна. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Ул телевидение җибәргән иде», - диде ул.

Рафаэль Нәҗметдинов Татарстан, Ленинград өлкәсе, Мәскәү, Самарадан шалтыратып, ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргәннәрен әйтте. «Мэрыбыз: «Бу хәлне якын итеп кабул итмә, тагын да зуррак, матуррак итеп ясарга тырышырга кирәк. Без дә булышырбыз», - диде. Ульяновск өлкәсе дә, шәһәр мэриясе дә булыша, аларга рәхмәт», - ди ул.

«Бу – бер-беребезгә йөрешүнең файдасы. Татар утары балаларга, әби-бабайларга кирәк. Үзебезнең милләт кешеләре генә түгел, башка милләт кешеләре дә сукранып килеп елый», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100