news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида янган татар утарын сүтү, урынын чистарту буенча өмә узачак

Татар җәмәгатьчелеге сентябрь урталарына яңа йортны торгызып җиткерүгә өметләнә.

Ульяновскида янган татар утарын сүтү, урынын чистарту буенча өмә узачак
Рафаэль Нәҗметдинов

Узган атнада Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан татар утары янган иде. 13 август көнне янган йортны сүтү, урынын чистарту буенча өмә оештырыла. 

«Шимбә көнне зур өмә оештырырга булдык. Теләге булган һәркем килә ала. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен перчаткалар да алып куйдык. Эшне иртән 8:00 сәгатьтә башлыйбыз, шул вакытка йөк машиналары, кран килә», – дип сөйләде Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, йортны сүтү эшләре башланган инде. «Бүген калай түбәне төшердек. Ярдәм итүчеләр күп», – диде ул.

Утар Идел аръягы районының 1нче мәхәлләсе карамагында булган. Мәхәллә халкы, район татар автономиясе активистлары бердәмлек күрсәтеп, шул ук урында яңа бина төзергә карар кылган иде.

Яңа утар салу өчен бурага заказ биргәннәр инде. «Якынча ул көннән кайтарырга тиешләр. Бер кеше калай алам, диде. Ишек, тәрәзәләр буенча да сөйләшенеп куелган инде. Сентябрь урталарына яңа йортны җиткерербез, дигән өмет бар», – диде Рафаэль Нәҗметдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100