news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида янган Татар утары урынына яңаны торгызу өчен халык ярдәм итә башлаган

Янгын турында хәбәр таралгач ук, халык ничек ярдәм итеп була дип сорый башлаган.

Ульяновскида янган Татар утары урынына яңаны торгызу өчен халык ярдәм итә башлаган
Рафаэль Нәҗметдинов

Кичә төнлә Ульяновскида янган Татар утары урынына яңаны торгызу өчен халык ярдәм итә башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов әйтте.

«Бик күп кеше ярдәм итәрбез, дип шалтыратты. Шәһәр башлыгы иртән үк, бергә эшләрбез дип шалтыратты. Губернатор янындагы кешеләр дә элемтәгә чыкты. Аллаһка шөкер, бөтен кеше ярдәм кулын суза. Христиан динендә булган кешеләр дә ярдәм итәргә әзер булуларын әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы да булышачак», - диде ул.

Ул халыкның ярдәменә дә ышануын әтте. «Мәчеттә дә дежур кеше торыр, халык килер дип уйлыйм», - ди ул.

Ульяновскида чыга торган «Өмет» газетасы редакторы Хәлим Исхаков сүзләренчә, янгын турында хәбәр чыккач ук, халык ничек ярдәм итеп була, кемгә ярдәм җибәрергә, дип сорый башлаган.

«Районнардан, авыллардан шалтыраталар. Кемгә ничек ярдәм итеп була дип сорыйлар. Өлкәдә бу мәхәлләне белмәгәр кеше юк», - ди ул.

Янган утар 1нче номерлы мәхәллә карамагында булган. Бу хакта тулырак "Интертат" сайтында укый аласыз.

  • Яңа бинаны торгызуда ярдәмне Рафаэль Нәҗметдиновка җибәрергә була. Сбербанк картасы номеры: 4276 6900 1392 7642 (карта 8 927 270 99 07 телефон номерына бәйләнгән).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100