Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төнлә Ульяновскидагы татар утарында янгын чыккан
Утарны халык акчасына, халык көче белән төзегән булганнар.
Бүген төнге берләр тирәсендә Ульяновскиның Идел аръягы районында урнашкан татар утарында янгын чыккан. Бу хакта "Татар-информ"га Ульяновск өлкәсе татар автономиясенең Идел аръягы районы советы җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдинов әйтте.
"Төп фараз - ут төрткәннәр. Аны инде расладылар, диярлек, чөнки бу бинага ут та, су да кермәгән иде. Утарны халык белән күмәкләшеп, халык акчасына төзегән идек. Ул килгән кунакларны кабул итү өчен ашханә кебек урын булырга тиеш иде. Безнең музеебыз бар, бу бинаны аның дәвамы итеп кабул итәргә дә була иде. Ике ишек тә, дүрт тәрәзә генә куясы калган иде. Сентябрь аенда ачылыш булыр дип ниятләгән идек. Бик кызганыч халыкның җыйган акчасы, халыкның җыйган әйберләре янды бит", - диде ул.
Аның сүзләренчә тикшерү эше әле бара, бер-бер артлы тикшерү төркемнәре килә, ди.
Район советы җитәкчесе белән элемтәгә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге дә чыккан. "Мин әле конгресс съездында бу утар турында сөйләгән генә идем, алар белә", - ди ул.
Аның сүзләренчә, халык белән бу урында яңа бина торгызырга карар кылганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз