news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Чабаксарда федераль Сабан туенда катнашты,

Р.Миңнеханов Чабаксарда Сабан туенда: Ут күршеләр белән уртак фикерләргә килеп эшлибез / Җирле татарлар, мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен, Чувашстан татарлары милли мәдәни мохтариятенә "Форд Транзит" микроавтобусы ачкычы тапшырылды.

Марат Әхмәтов Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады / Татарстан авыл хуҗалыгы министры Зәй, Тукай һәм Азнакайны авыл хуҗалыгында уңышлы эшләүче районнар дип әйтте.

Чувашстан башлыгы: Татарлар яшәүче җирләрдә яхшы энергия алам / "Без татарлардан да өйрәнәбез", - диде Михаил Игнатьев Чабаксарда федераль Сабан туенда чыгышында.

Игорь Носов коллегаларына Тукай шигыреннән өзекне саф татарча укыды / “Иннополис”ның элеккеге генераль директорын Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары вазифасын башкаручы итеп билгеләделәр.

Чиләбедәге “Татар-кызы–2018” бәйгесендә җиңүче: Иң авыры ашарга пешерү булды / Магнитогорск кызы Илина Канбәкова "Татар-информ"га интервьюсында конкурсның иң авыр сынаулары турында сөйләде.

Казан егете Бангладештан килгән журналистка югалган видеокамера штативын табып бирде / Журналист Насимул Хасан үзенең видеокамера штативын таксида онытып калдырган.

Марат Әхмәтов: Ягулыкка бәя артканга, Татарстан аграрийлары 2,5 млрд сум югалта / Ягулык-майлау материалларына бәя арту, предприятиеләргә техниканы нәтиҗәлерәк куллануга этәргеч бирә, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Татарстан депутатлары пенсия реформасы турында фикерләрен әйтте / Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар пенсия яшен үзгәртүнең уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышты.

Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус спорт мәйданчыгы кирәк - Рамил Каюмов / Мәйданчык инвалидлар арасында футболны үстерергә һәм популярлаштырырга ярдәм итәчәк, дип саный тренер.

Чабаксарда федераль Сабан туе абсолют батыры билгеле булды / Быел төп бүләк - Татарстан Президентыннан автомобильне батырлар арасында лотереяга уйнаттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100